Сыйфатсыз ягулык сатучылар арасында әлмәтлеләр дә бар

2014 елның 27 июне, җомга
Автоягулык станцияләренең кара исемлеге төзелгән. ТЭР рациональ файдалану идарәсе тарафыннан 12 майдан 12 июньгә кадәр уздырылган тикшерү нәтиҗәсе буенча аңа бензин һәм дизель ягулыгы сатучы 37 нокта кертелгән.

Белгечләр ай дәвамында барлыгы 534 АЗСтан һәм 16 нефть базасыннан 1239 проба алганнар. Бүген 1114 пробага анализ ясалган. Аларның 37 сенең ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Төгәлрәк әйткәндә, 22 бензин һәм 15 дизель пробасы. Анализ пробаларда күпчелек күкерт күрсәткеченең югары булуын күрсәткән. Алай да тикшерү узган ел белән чагыштырганда сыйфатсыз ягулыкның азая баруын күрсәткән. Кара исемлектә әлмәтлеләр дә бар. Менә алар – “Зай Сервис” ҖЧҖ” (“Сапсан” автосалоны янында),”Альметьевская Топливная Компания” ҖЧҖ (Фәхретдин, 57а), “СМП Нефтегаз” ААҖ (Базовая ур.), “Елховлес” (Кәләй ст.), “Фортуна”(Базовая, 7а), “Альметьевская Топливная Компания” (Объездная, 57).

Чыганак: http://www.almet-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International