- Бала туып, кулларына шаһәдатнамә алу белән әти-әниләр чиратка баса. Быел 2,5 меңләп баланы бакчалы итәрбез дип ышанабыз, - ди җитәкче. – Өстенлек өч яшьлекләргә. Андыйлар бүгенге көндә - 437 бала. Әле быел эксперимент рәвешендә шушы яңа бакчада яшь ярымнан ике яшькә кадәрле ике төркем ачарга уйлыйбыз. Анда 30 бала йөриячәк.
270 урынга исәпләнгән балалар бакчасы заман таләпләренә җавап бирә. Моны яңа объектны караганнан соң, Рөстәм Миннеханов та ассызыклады. Аның сүзләренчә, балалар бакчасына мөнәсәбәт башка хәзер. Ул ата-ана эштә вакытта балага күз-колак булу урыны гына түгел. Ә чын мәгънәсендә мәктәп.