Ялларда Татарстанда яңгыр, боз явачак һәм температура төшүе көтелә

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Югары Идел һәм Урта Идел буе циклонына чыгу белән бәйле рәвештә, 28-29 июньдә Татарстан Республикасында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шулай итеп, 28 июньдә яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан 24 м/с кадәр тизлектә җил. Иң югары температура 18-23 градус, көнчыгышта – 28 градуска кадәр җылы.

Якшәмбе, 29 июньдә, циклонның төньяк-көнчыгышка, Киров өлкәсе һәм Коми Республикасына күчүе сәбәпле, Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә, җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, урыны белән 15-20 м/с ка кадәр тизлектә. Көндез температура 11-16 градустан артмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International