Әлмәт муниципаль районында гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үтәчәк

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Референдум муниципаль төзелмәнең барлык территориясендә (ӘМРның бөтен авыл җирлекләрендә) үткәрелә. Референдум муниципаль төзелмәнең вәкиллекле органы (авыл җирлеге советы) тарафыннан федераль законнарга, ТР конституциясенә, Татарстан Республикасының “Җирле референдум турында”гы законына туры китереп үткәрелә.

Татарстан Республикасының “Җирле референдум турында”гы законы нигезендә гражданнарның үзара салымы турында референдумга чыгарыла торган мәсьәлә җирле әһәмияткә ия булырга тиеш. Референдумда шул муниципаль төзелмәдә яши торган гражданнар катнашырга хокуклы.

Җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым тәртибендә җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум акча өстәлә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International