Эшсезләр өчен түләүсез курслар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарны автобус йөртүче, йөк машиналары йөртүче, котельный операторы, нефть-газ чыгару операторы, скважиналарны тикшерү операторы, скважиналарга капиталь ремонт бораулаучысы ярдәмчесе, парикмахер, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре, эретеп ябыштыручы, электромонтер, каравылчы, сметачы, WEB-дизайн, компьютерда эшләүче, бухгалтер, менеджер һ.б. белгечлекләргә түләүсез укыту курсларына язу дәвам итә.

Эшсез гражданнарны укыту хакын мәшгульлек үзәге түли. Мәшгульлек үзәге тарафыннан укырга җибәрелгән кешеләргә стипендия һәм матди ярдәм түләнә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен мәшгульлек үзәгенә 107 кабинетка мөрәҗәгать итәргә. Телефон 32-34-93.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International