Әлмәттә Яшьләр көне үтәчәк

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
28 июньдә Әлмәттә Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. 10.00 сәгатьтә “Нефтьче” МС каршында “Татнефть” ААҖ предприятиеләренең һәм идарәче сервис компанияләре яшь хезмәткәрләренең форумын тантаналы ачу була.

10.30 сәгатьтән шәһәрдәге төрле мәйданчыкларда волейбол, стритбол, картинг, зур теннис, флорбол, кыяга менү ярышлары, шулай ук “Әни, әти һәм мин – бердәм гаилә” эстафетасы була. Профессионаллар “Бал биюләре”, “Заманча биюләр” юнәлешләрендә мастер-класслар үткәрәчәк. Шарлавыклы буаларда брейк-данс белән башлап шөгыльләнүчеләр өчен 1нче ачык фестиваль үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International