Бүген дөньяда наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
1987 елда БМО генераль ассамблеясе һәр елны 26 июньне дөньяда наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне дип билгеләп үтәргә карар чыгарган иде.

Наркотикларның таралуына каршы көрәшү, һич югы аларның әйләнешен ничек тә булса контрольгә аырга тырышуның инде 100 елдан артык тарихы бар. 1909 елның февралендә 13 илдән, шул исәптән Россиядән дә вәкилләр катнашкан Шанхай әфиун комиссиясендә Азия илләреннән наркотиклар кертүне чикләү юлларын эзләргә тырышып карыйлар. Хокук саклау органнары хәзергә кадәр бу мәсьәләне хәл итә алмыйлар, ә наркомания бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен төп проблемаларның, хәзерге заманның иң хәтәр күренешләреннән берсе булып әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International