Ветераннар, без сезне онытмыйбыз!

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институның укытучылары, хезмәткәрләре һәм волонтерлары ветераннарның каберләрен тәртиптә тоту эшен дәвам итәләр.

24 июнь көнне ректорның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Миләүшә Әхәтова, тәрбия эше методисты Оксана Царева, педагог-психолог Валентина Тертычная, студент-волонтерлар Михаил Горожанкин, Илнур Ганиев Әлмәт шәһәре Ветераннар үзәге кушуы белән һәм ветераннар катнашында Бөек Ватан сугышы ветераны Андреев Максим Васильевичның 3нче зираттагы каберен җыештырдылар.

Максим Андреев сугышта рядовой солдат булып катнаша. 1939 елдан башлап ул Ерак Көнчыгышта сугыша, аннары Европа илләре аша Берлинга барып җитә. Аның якын туганнары юк, дуслары киң күңелле, ышанычлы, җаваплы кешене әле дә юксынып яшиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International