“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, ни өчен быел безнең авыл мәктәбендә беренче класслар булмый? Мәктәп директоры безне 7 километрдагы күрше авылга җибәрә. Автобус та булмый, үз җаегыз белән йөрисе булыр ди. Минем кызым быел беренчегә барасы бердәнбер бала, ничек итәсебезне күз алдына да китерә алмыйм. Әлмәт районы, Ерсубайкино авылы.

Җавап: Расланган нормалар нигезендә авыл мәктәпләренең 1-4нче классларында балалар аз булган чакта 1нчедән 4нче класска кадәрге балаларны бергә укыту өчен класс-комплектлар оештыру турында карар кабул ителергә мөмкин. Баланы шулай укытуга бирү өчен ата-аналарының гаризасы кирәк. Гариза теркәлгәннән соң ата-аналарга документның алынуы турында расписка бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International