Район башлыгы төзелешләрдә эшләрнең барышы белән танышты

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Быел Кәләй һәм Мәмәт авылларында авылдагы участок уполномоченныйлары өчен йортлар төзелә. Кәләй авылында йорт җирле бюджет исәбенә, ә Мәмәттә республика бюджеты исәбенә төзелә. Йортның бер канатында полиция хезмәткәре гаиләсе белән яшиячәк. Анда ике йокы бүлмәсе, зал, кухня, киенү-чишенү бүлмәсе, ванна бүлмәсе һәм санузел булачак. Икенче канатта исә гражданнарны кабул итү өчен уполномоченныйның эш кабинеты була.

Кәләйдә “Основа” ҖЧҖ, Мәмәттә “Виста ++” подряд оешмасы эшли. Ике объектта да эшләр апрель аенда башланган иде. Мәмәттә йортны июльдә тапшырырга әзерләнәләр.

Чупай авылында тиздән яңа клуб булачак. Ул республика программасы буенча төзелә, 200 урынлы булачак. Тантаналы ачу быел 1 августка планлаштырыла.

“Бүгенге көндә Әлмәт районы республикадагы 22 программада катнаша, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов. – Шул программалар ярдәмендә балалар бакчалары, участковыйлар өчен йортлар, авыл клублары һәм башка социаль объектлар төзелә. Мәҗит Салихов шулай ук төзелә торган барлык объектларда да эшне сыйфатлы итеп башкарырга, срогында төгәлләргә кирәген искә төшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International