Әлмәт волейболчылары тагын җиңү яулады

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
14-15 июньдә Әлмәттә пляж волейболы буенча ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында республиканың ачык чемпионаты булды.

Ярышта 17 ир-егетләр, 15 хатын-кызлар командалары катнашты. Бу уенның кагыйдәләре буенча ике тапкыр җиңелгән командалар турнирдан төшеп кала, шуңа күрә призлы урыннар өчен төп көрәш сигез команда арасында икенче көнне барды.

Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында Әлмәттән Павел Пахомов белән Антон Леушин җиңеп чыкты. Хатын-кыз командалары арасында уңыш шулай ук Әлмәт кызларына елмайды, финалда беренче-икенче урыннар өчен алар үзара көч сынашты. Кира Камзина һәм Виктория Демина пары Наталья Марухина белән Аня Свистуновадан көчлерәк булып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International