Әлмәттә яшьләр көнендә Дина Гарипова чыгыш ясаячак

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Әлмәттә Яшьләр көне 28 июньдә билгеләп үтелә. Бу көнгә шәһәрдә күп чаралар әзерләнде. Ахырдан йомгаклау концертында шоу-бизнеста танылган җырчының чыгыш ясавы көтелә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Дина Гарипова “Нефтьче” мәдәният сарае мәйданында 19.00 сәгатьтә җырлаячак. Дина Гарипова Беренче каналның “Тавыш” проектында җиңеп танылу алды. Аннары, Евровидение-2013тә катнашып, бишенче урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International