Украина качаклары Татарстанга килә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Украинаның көньяк-көнчыгышында сугыш хәрәкәтләре бару аркасында Россиягә качаклар килү дәвам итә. Күптән түгел Украина мигрантлары Татарстанда да күренде.

Татарстанга качаклар ташкыны башка кайбер төбәкләрдәге кебек зур түгел. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, Украинадан Казанга 224 кеше килгән. Аларның 4есе, качаклар статусы алып, инде үзләрен туган иленә кайту хокукыннан мәхрүм иткән. Башкалары андый адымга тәвәккәлләми әле, вакытлыча сыену урыны алу өчен документлар тапшырырга чират торалар.

Качаклар республикага көн саен килеп тора. Хәлбуки, мигрантларның вакытлыча яшәве өчен федераль үзәктән алынган квоталар беткән инде. Шуңа да карамастан, украиннар өчен чыгарма ясалган, аларны квотадан тыш кабул итәргә рөхсәт булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International