Әлмәттән гимназия һәм лицей укучылары химиядән 100әр балл җыйды

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиядән Ләйсән Ибраһимова һәм 2нче лицейдан Артур Галләмов химиядә БДИ тапшырганда максималь күләмдә балл җыйдылар. Химиядән барлыгы 108 укучы имтихан тапшырды. Район буенча уртача балл 67,5 тәшкил итә. 80нән артык балл җыючылар 8 кеше, 39 баллы минимумны үтә алмаучылар өчәү.

Сайлап алынган предметлар арасында иң популяры табигать белеме иде, аннан 526 укучы имтихан тапшырды. Иң югары нәтиҗә 86 балл, аңа 6нчы, 24нче мәктәп, 2нче лицей һәм 1нче гимназия укучылары иреште. 39 баллы минимумны 13 кеше үтмәде, район буенча уртача балл – 56,9.

Информатикадан район буенча уртача балл – 57,4, тиешле 40 баллны 85 укучыдан 6сы җыя алмады.

Биологиядән 122 кеше имтихан тапшырды, уртача балл – 67,3. 36 баллы баскычны үтә алмаучылар – 7 кеше.

Тарихтан 140 укучы БДИ тапшырды, иң югары күрсәткечкә (98 балл) Түбән Мактамадагы 2нче мәктәптән Дамир Исламов иреште. Биш кеше 32 баллы бусаганы үтә алмады, уртача балл – 51,9.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International