“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Ямаш авылының Октябрь урамында юл капламын ремонтлый башладылар, анысы өчен рәхмәт. Тик менә ремонт ясаган җирдә ике полосалы урам бер полосалыга әйләнеп кала. Расланган сметада ничек каралган икән, урам бөтен киңлегенә ремонтланырмы?

Җавап: Октябрь урамында юл капламын реконструкцияләү расланган смета буенча 1млн сумлык итеп, Ямаш авылы откан грант исәбенә башкарыла. Юлның йөрү өлешенең киңлеге 3,5 метр каралган, юл читләре (обочина) 1әр метр.

Октябрь урамының калган өлешендә ремонт чокырларны тигезләүдән гыйбарәт булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International