Татарстанда Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабы үтте

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
21 июньдә Казанда Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабын тантаналы ачу булды.

Олимпиадада Россиянең 41 төбәгеннән һәм Казахстаннан 400дән артык команда катнашты: бу 6 яшьтән 20 яшькә кадәр меңләп робототехник дигән сүз. Олимпиада 6 категориядә үтте: төп, ирекле, иҗади, студентлар категорияләре, роботлар футболы һәм RoboTraffic.

Әлмәттән олимпиадада 16нчы, 25нче мәктәп укучылары катнашты, алар 4нче урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International