Әлмәт полицейскийлары кеше үтерүне ачтылар

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
23 июньдә бер ир кеше, полициягә шылтыратып, үзенең квартирында күрше квартирда яшәүче таныш хатынның гәүдәсе ятуын әйтә. Вакыйга урынында полицейскийлар 53 яшьлек хатынның үле гәүдәсен күрәләр. Квартир хуҗасының әйтүенә караганда, ул өенә кайтуга күршесенең гәүдәсенә тап булган. Башта ул оперативникларның сорауларына бер дә икеләнүсез җавап бирә, хәтта үтерүчене табуда булышмакчы да була. Әмма кичкә таба, артыграк эчкән булуга сылтап, сүзләрендә бутала башлый. Җентекләп тикшереп, оста эш итеп, полицейскийлар хәлнең ничек булганын ачыклыйлар.

Үлгән хатын күршесенә еш керә, бергәләп аракы эчә торган булганнар. Чираттагы тапкырында талашып киткәннәр, ир кеше кунагының муенын берничә тапкыр пычак белән җәрәхәтләгән, аннары башына балта белән бәргән. Шуннан соң җәзадан котылмакчы булып полициягә шылтыраткан. Хәзер үтерүче гаебен таный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International