Район мәдәният йорты иҗат коллективлары катнашында “Ял көне мәйданчыгы”

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасында мәдәният елы кысаларында шарлавыклы буаларның өске башында “Ял көне мәйданчыгы”ның эше дәвам итә. Шәһәр кешеләре анда музыка коллективларының чыгышларын тамаша кылырга килә.

Узган ялда 21 июнь көнне шәһәр кешеләрен һәм кунакларны үзләренең чыгышы белән Район мәдәният йорты иҗат коллективлары куандырды. Кәләй, Яңа Кәшер, Илтән-Бута, Кама-Исмәгыйль, Зәй-Чишмә, Иске Суркино, Рус Акташы, Урсалы һәм башка авыл мәдәният йортлары коллективлары башкаруында халык биюләре һәм җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International