“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Әйтегез әле, ни өчен транспорт иң кайнап торган урамнарда юл ремонтланмый? Радищев урамы (Белоглазов урамыннан МСЧга кадәр), Шевченко урамы (шәһәр күле буйлап Балакина урамына кадәр) хәрәкәт иң көчле булган урыннар, шулар котычкыч хәлдә. Рәхмәт!

Җавап: Хәзерге вакытта Шевченко урамының ул участогын реконструкцияләү өчен проект-смета документлары эшләнде. Эшләрнең гомуми смета бәясе 130 миллион сумнан арта.

Районда юл-урам челтәрен төзү, ремонтлау эшләре муниципаль төзелмә акчасына гына эшләнә алмый. Хәзер район җитәкчелеге әлеге проектны бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә башкару юлларын эзли.

Радищев урамын төзекләндерү чаралары ремонт таләп иткән объектларның өстәмә исемлегенә кертелде һәм заказчы “Главдортранс”та карарга җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International