Урсалыбаш авылында сабан туе

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Урсалыбаш авылында сабан туен иң соңгылардан булып бәйрәм иттеләр. Шулай булса да бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл кешеләре төрле ярышларда, күңел ачуларда бик дәртләнеп катнаштылар. Ат чабышы, милли көрәш бәйрәмнең төп бизәге булды.

Авыл кешеләрен тәбрикләргә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин килгән иде. Йола кушканча, хөрмәтле кунакны ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар.

Урсалыбашта бәйрәм әле күптән түгел бәйрәм ителә башлады, элек берничә авылныкы бергә үткәрелә иде. Беренче тапкыр бәйрәм җиде ел элек оештырылды. Елга буендагы бик матур куен сабан туен даими үткәрү урынына әверелде, алып баручы да һамн шул – авылда туып үскән Илсөя Миннеяр кызы. Бәйрәм чарасын үткәрүдә ӘМР башлыгының киңәшчесе Фәрит Миңнебаевның да ярдәме зур булды. Фермерлар Марат Маннанов, Хәмит Сәлахов, Хәмит Шәрифуллин һәм Шамил Сәйфуллин бәйрәмнең матди ягына зур өлеш керттеләр..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International