Әлмәт балалары “Диаспартакиада-2014”тә катнаштылар

2014 елның 24 июне, сишәмбе
13-17 июньдә Казанда РФ президенты В.В.Путин инициативасы белән Идел буенда беренче “Диаспартакиада-2014” үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь һәм Самара өлкәләреннән шикәр диабеты белән авыручы 45 бала катнашты.

Әлмәттән эндокринолог Г.Ф Шафигуллина белән 6 бала барган иде. Спартакиада Универсиада авылында үтте. Балалар волейбол, футбол, пионербол, гандбол буенча чрыштылар, “Күңелле эстафеталар”да катнаштылар.

Спорт ярышларыннан тыш иҗади конкурслар да булды. Безнең балалар бик әйбәт чыгыш ясадылар, күп кенә истәлекле бүләкләргә, “Универсиада” һәм “Диаспартакиада” символикасы төшкән сувенирлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International