Үткән ял көннәрендә Әлмәттә чыгарыш кичәләре булды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
7нче урта мәктәп укучылары көтеп алынган вакыйганы Яшьләр үзәгендә билгеләп үттеләр. 53 иң талантлы һәм зирәк укучы мәктәп тәмамлау турында дипломнар белән бергә төрле номинацияләрдә бүләкләр алды. Алар арасында “гран-при ияләре”, “күренекле фигуралар”, “язмыш иркәләре”, “мавыкканнар”, “йолдызлар” һ.б. бар иде. Аттестатларны ӘМР башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев тапшырды. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән ул мәктәп тәмамлаучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәптәге кебек башка урында да алдынгы булуларын теләде. Мәктәпне тәмамлаган бу мәктәптән ике кыз рус теленнән БДИ тапшырганда 100әр балл җыйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International