Әлмәттә район башлыгы кубогына балаларның Бөтенроссия теннис турниры башланды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бүген теннис-сити спорт-сәламәтләндерү үзәгендә ӘМР башлыгы кубогына балаларның Бөтенроссия теннис турнирын тантаналы ачу булды. Район башлыгы инициативасы белән турнир Әлмәттә икенче тапкыр үтә.

“Безнең шәһәрдә теннис моннан 30 ел элек үсә башлаган иде, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов турнирны ачканда - Шул чакта элементар теннис комплексы да төзелде. 2006 елда “Ямашнефть” идарәсе башлыгы Виктор Смыков инициативасы белән шушы үзәкне төзү башланды. Бу идеяне “Татнефть” ААҖ һәм шәһәр җитәкчелеге яклап чыкты. 2007 елда теннис үзәге төзелеп бетте һәм эшли башлады. Биредә республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үтә. Быел турнирда катнашучылар тагын да күбрәк булуга мин бик шат. Былтыр 60 спортчы катнашкан иде, быел килүчеләр 100гә якын. Мин барыгызга да уңышлар телим”.

Турнирда Россиянең 12 шәһәреннән килгән спортчылар катнаша. Шулар арасында Әлмәттән 60 яшь теннисчы бар.

Турнир 27 июньгә кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International