Елховойда “Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле” дигән темага семинар булды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Елховой авылында “Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле” дигән темага семинар үтте. Әлеге чараның башлап йөрүчесе “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт филиалы рәисе Ландыш Зарипова булды.

Чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте, аннары Елховой авылының 1нче мәчете имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов исламда хатын-кызның роле турында сөйләде.

Семинарда катнашучыларны Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова тәбрикләде. Ул авылда һәм кешеләрдә бара торган уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Семинарда катнашучылар алдында бакча балалары һәм мәктәп укучылары чыгыш ясады.

Әлмәт районы мөхтәсибәте исеменнән семинарда катнашучыларны мөселман хатын-кызлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдинова сәламләде. Ул имам-мөхтәсип Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов исеменнән авыл мәдрәсәсенә дини китаплар тапшырды, үз бүлегенең планнары белән таныштырды.

“Ак калфак” оешмасы филиалының рәисе Ландыш Зарипова үзенең чыгышында милләтнең язмышы аналар кулында булуын ассызыклады. “Безгә үзебезнең милли һәм дини традицияләребезне яңартырга кирәк, шул рәвешле генә яшь буынга дөрес тәрбия бирә алырбыз”, - диде ул.

Семинар кабул иткән карарда Елховой авылында укучыларга әхлак дәресләре кертү турында пункт та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International