“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Юл хәрәкәтендә катнашучыларның стоп сызыгы аша чыгуы уңаеннан. Чатлардан соң куелган кабатлаучы светофорларны алып булмыймы? Шулай иткәндә стоп сызыгын үтеп туктаулар кимер иде, чөнки транспорт йөртүче светофор сигналын күрә алмас. Безнең шәһәрдә шулай эшләп буламы?

Җавап: Әлмәт шәһәре һәм районы территориясендә светофорлар ГОСТ Р 52289-2004кә туры китереп куелган. Юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, кабатлаучы светофорлар чатта яки чатны үтү белән светофор сигналы йөртүчегә яхшырак күренерлек итеп куела. Шуңа күрә гамәлдәге ГОСТтан тайпылу, бигрәк тә хәрәкәт куркынычсызлыгы мәсьәләсендә, максатка ярашлы түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International