Хөрмәтле предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре!

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Ел саен “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашу Әлмәт муниципааль районында матур традициягә әверелде.

2014 елда районда 2250 бала беренче сыйныфка укырга бара, шулардан 336сы социаль ярдәмгә мохтаҗ.

Татарстан Республикасының президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров күрсәтмәсен үтәү йөзеннән һәм аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрне социаль яклау максатында акциядә катнашуыгызны һәм күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалид баласы булган гаиләләргә һәм ялгыз аналарга – үз предприятиегездә эшләүчеләргә ярәм күрсәтүегезне сорыйбыз.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы
М.Х.Салихов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International