Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу елына йомгак ясалды
2014 елның 23 июне, дүшәмбе
18 июньдә Казанда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу елына йомгак ясау тантанасы булды, “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2014” һәм “Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион технологияләр” республика кокурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурсның республика этабында муниципаль этапта җиңеп чыккан 109 учреждение катнашты.
Коллективлар башкарган гаять зур эш нәтиҗәсендә һәм республика комиссиясе экспертларының бердәм бәяләве белән 1 миллион сум грант алучы 50 балалар бакчасы ачыкланды. Алар арасында Әлмәттән 36нчы (мөдире Гудакова Т.Т.) һәм 47нче (мөдире Димеева Р.К.) балалар бакчалары бар.
Шулай ук “Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион технологияләр” республика конкурсында 1нче урын алган өчен 57нче балалар бакчасы, тәрбиячеләр Киселева Г.Р. һәм Минһаҗева Р.А. мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм 50 мең сум премия белән бүләкләнделәр.