Бүген Бөтендәүөнья тол хатыннар көне билгеләп үтелә

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бөтендөнья тол хатыннар көне беренче тапкыр 2011 елда билгеләп үтелде. Бу дата ирләр таянычыннан мәхрүм калган хатыннар һәм балаларның авыр хәленә игътибар юнәлдерә. БМО гекнераль ассамблеясенең 2010 елның декабрендә чыккан, 23 июнь көненең халыкара статусын беркеткән резолюциясе дә шуңа өнди.

БМО мәгълүматларына караганда, хәзер дөньяда 250 миллион чамасы тол хатын бар, шуларның 115 миллионы фәкыйрьлектә яши. Тол хатыннарның күбесе кораллы конфликтлар барган илләргә туры килә. Аларның хәле бигрәк тә авыр, чөнки ирләрен яшьли югалтып, сугыш шартларында кечкенә балалар белән калалар. Кайбер илләрдә хатыннарның хокусыз яшәве хәлне бигрәк тә кыенлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International