ЮХИДИ ярдәм сорый

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Шушы елның 5 гыйнварында 10.55 сәгатьтә Бигәш урамында 123нче йорт каршысында“Кия КОСМОС” автобусы җәяүлене таптаткан иде. Нәтиҗәдә тапталучы ашыгыч ярдәм машинасында җан бирде.

Тикшерү барышында шул мәгълүм булды: интернеттагы бер сайтта шул вакыйганы күргән шаһитның видеоязмасы бар икән. Әмма күрелгән чаралар белән видеоязманың иясен ачыклап булмады. ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге җитәкчелеге видеоязма төшерүчене 8552(37-95-37), 8-927-49-49-430 телефоннары аша тикшерү органнары белән яки 43-96-25 телефоны аша ЮХИДИ бүлеге белән элемтәгә керергә чакыра.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International