Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Әлмәттән Ильяс Галимов лаек булды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
21 июньдә Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Татарстан Республикасының көрәш буенча күп тапкыр чемпионы, Әлмәттән спорт остасы Ильяс Галимов лаек булды.

Идел буе районы Тынычлык бистәсе Каенлыгында Үзәк мәйданда Сабан туеның рәсми ачылышыннан соң, милли көрәш буенча ярышлар башланды. Ике келәмдә Казан һәм Татарстан Республикасыннан 100 дән артык спортчы көч сынашты. 13 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Әлмәттән 37 яшьлек Ильяс Галимов баш батыр буларак тәкә һәм "Лада Калина" автомобиле белән бүләкләнде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International