Һәйкәлне ачу шәһәр һәм район җитәкчелеге тырышлыгы һәм “Татнефть” ААҖ булышлыгы, шулай ук авыл җирлеге депутаты Андрей Гордеев аркасында мөмкин булды. Акташ авылы фронтовикларына мемориаль композициягә Ватан сугышы чорындагы танк өстәлде, ул ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин инициативасы белән Оренбургтан Әлмәт районына кайтарылды. Район башлыгының карары белән танк Рус Акташы авылында урын алды.
Акташлылар алдында чыгыш ясап, Мәҗит Салихов болай диде: “Үзенең бер мрәҗәгатендә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарыбызны онытмаска, булышып торырга әйткән иде. Бу яктан караганда бүгенге чара игътибарга лаек. Без сугыштан кайтмый калган якташларның исеме уелган һәйкәл ачабыз”. Район башлыгы һәйкәлне яңартуда ярдәм иткән өчен ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодинга, авыл депутаты, “Промтранс” директоры Андрей Гордеевка, “Татнефть” компаниясенә, “Стройгарант” ҖЧҖ коллективына рәхмәт белдерде. Муниципалитет та бу игелекле эштән читтә калмады, төзекләндерүгә 6 миллион сумнан артык акча бүлде.
Бу көнне әфган сугышы ветераннарын да хөрмәтләделәр. Аларның күбесенә “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел” медале тапшырылды.