Әлмәттә Хәтер һәм сагыш көне

2014 елның 22 июне, якшәмбе
Россия президентының 1996 ел, 8 июнь указы белән Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 июнь Хәтер һәм сагыш көне дип игълан ителде.

Бу көнне Россиянең барлык шәһәрләрендә мәңгелек утка чәчәкләр, шәмнәр, веноклар китерәләр.

Сугыштан кайтмый калганнарны Әлмәттә дә хөрмәтләп искә алдылар. Башында шәһәр һәм район җитәкчеләре булган зур колонна “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына юнәлде. Район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында бу көннең илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе булып мәңгегә каласын әйтте. “ Төгәл 73 ел элек иң яхшыларны алып киткән сугыш башланды. Әлмәт районыннан 18,5 мең кеше сугышка алынып, шуларның 8 меңнән артыграгы кайта алмады. Аларны хөрмәтләп искә алырга килүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт диясем килә”.

Бүген районда сугышта катнашкан 201 кеше һәм 4 меңнән артыграк тыл хезмәтчәне яши. “Безен бурыч – ветераннарга лаеклы тормыш тәэмин итү өчен мөмкин булганның бөтенесен дә эшләү”, - диде район башлыгы.

Митингта катнашучылар үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International