Самара шәһәреннән Юрий Мордвинцев “Нефтяник” хоккей клубының баш тренеры итеп билгеләнде. Бу турыда бүген клубның генераль директоры Җәмил Насретдинов матбугат конференциясендә белдерде.
Баш тренер эзләү җиңелдән булмады, чөнки команданың бу эштә тәҗрибәсе юк: элекке тренер Ришат Гыймаев командага 12 ел җитәкчелек итте. Ул быел 11 мартта баш тренерлыктан китте.
Элегрәк Мордвинцев “Нефтяник”та 9 ел һөҗүмче булып уйнаган иде, клубның иң күп гол кертүче уенчыларыннан булды. Яңа баш тренерның әйтүенчә, командага чакыру аның өчен көтелмәгән хәл булган, әмма ул аны карьерасында яңа баскыч дип кабул иткән.
Яңа баш тренерның команда белән танышуы 12 июльдә спортчылар медицина комиссиясе үтеп җыелганнан соң булачак.
27 июльдә команда яңа тренер белән беренче уенын уйный, ә 2 августта үз бозында “Ак Барс” командасын кабул итә.