“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 21 июне, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Мин йорт төзү өчен 0,5 га җир алырга телим, алга таба фермерлык белән шөгыльләнергә телим өйләнмәгән. Әлмәт районында дәүләт җиреннән участок алу мөмкинлеге ничек? Кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: Дәүләт яки муниципалитет карамагында булган җир участогын үз милкең итеп яки арендага алу максатында язма формада гариза бирү өчен Сез җирле үзидарә органына (Әлмәт районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына) мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9А, 2нче кат, канцелярия, 5нче тәрәзә. Кабул итү сәгатьләре дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00-17.00, җомга көнне 8.00дән 12.00гә кадәр, төшке ял 12.00дән 13.15кә кадәр. Телефон 43-86-91.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International