Әлмәттә патрон сатучы тотылды

2014 елның 21 июне, шимбә
“Арсенал” операциясе үткәрү вакытында Әлмәт полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре төрле калибрдагы патроннар сатучы 27 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар. Аның әйтүенә караганда, ул патроннарны ашамлык эзләгәндә чүп багыннан тапкан. Тикшерүдән күренгәнчә, бу хатын хәзер беркайда да эшләми, чит милекне әрәм-шәрәм иткән өчен, документлар урлаган һәм юкка чыгарган өчен, наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителгән булган. Аңардан полиэтилен пакет белән 11 патрон алынган, экспертиза күрсәткәнчә, патроннар атарга яраклы. Җинаять эше кузгатылды.

Шул ук операция кысаларында Әлмәттә дүрт берәмлек корал законсыз әйләнештән алынды. Шәһәрдә яшәүче өч кеше төрле калибрлы теркәлгән утлы коралларын үзләре китереп тапшырды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International