“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 20 июне, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Мин Иске Суркинода яшим. Хуҗалыгымда 6 савым сыер бар. Администрация саву аппараты бирергә вәгъдә иткән иде. Вакыт үтә, ә җавап юк. Сөтнең иң мул чоры майдан августка кадәр бит. Шул мәсьәләне тизрәк хәл итегез әле. Сезгә ихтирам белән Биктиряков Ф.

Җавап: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты сезнең 2014 елга индивидуаль саву аппараты бирелергә тиешле кешеләрнең җыелма исемлегенә кертелүегезне хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International