Авыр югалту

2014 елның 20 июне, җомга
Әлмәт районының медицина җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 60нчы яшендә бик яхшы табиб – “Татнефть” акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте балалар хирургия бүлеге хирургы Шәрәфиев Зәйтүн Галләм улының йөрәге тибүдән туктады.

Ул хезмәт эшчәнлеген 1980 елда Әлмәттә берләштерелгән балалар дәваханәсендә балалар хирургы булып башлаган иде. 1985 елда медсанчастьның балалар хирургиясе бүлегенә балалар хирургы итеп күчерелде, бүлекне оештыру һәм ачуда актив катнашты.

Медсанчастьта эшләү чорында Зәйтүн Шәрәфиев үзен югары квалификацияле, эшен яратып башкаручы белгеч итеп танытты, даими рәвештә белемен күтәрде. Урология, балаларда үлекле хирургия, кичектергесез хирургия, балалар хирургиясендә лапароскопия буенча махсус белем алды. 1992 елда югары квалификацияле табиб-балалар хирургы категориясенә ия булды.

Авыруларга карата сизгер, игътибарлы булып, ул үзенең эшчәнлеге чорында балаларга һәм олыларга үлем-китемсез 10 000нән артык операция ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International