Мәҗит Салихов: “Терлек азыклары әзерләү бүген иң мөһим мәсьәлә”

2014 елның 20 июне, җомга
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы предприятеләре җитәкчеләре белән яфрак азык һәм төрле үлән печәне әзерләү буенча киңәшмә үткәрде. Район башлыгы республикада президент Рөстәм Миннеханов кушуы белән терлекләрнең баш санын саклау чаралары күрелүен әйтте. “Әле ярый, яңгырлар ява башлады, - диде башлык. – Ләкин белгечләр инде югалганны кире кайтарып була торган түгел диләр. Шуңа күрә терлекләргә азык әзерләү бүген иң мөһим бурыч булып кала”.

Һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә терлек азыгы әзерләүдә булышу өчен предприятиеләр беркетелгән. Мәҗит Салихов эшкә бөтенесе дә керешергә, заданиене кыска вакыт эчендә үтәргә кирәклеген әйтте.

Шәһәрдә штаб оештырылды, ул заданиенең үтәлешен атна саен тикшереп торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International