Әлмәттәге тракторлар тикшерелә

2014 елның 20 июне, җомга
9 июньнән 30 июньгә кадәр үзйөрешле, юл-транспорт һәм тагылмалы машиналардан куллану кагыйдәләрен тикшерү буенча профилактика операциясе бара.

Дәүләт техника күзәтчелегенең Әлмәт бүлеге мәгълүматларына караганда, безнең районда эшмәкәрләрдә һәм шәхси кешеләрдә төрле маркадагы 1000 нән артык тәгәрмәчле һәм мини-трактор исәпләнә. Алар да юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарырга мөмкин. Рейд барышында кайбер шоферларны таныклыклары, теркәү һәм куллануга рөхсәт документлары булмау сәбәпле җаваплылыкка тартырга туры килгән. 9 ыннан 15 июньгә кадәр тикшерелгән 16 трактор, үзйөрешле машина һәм тагылмадан ике машинадан файдалану тыелып, аларның дәүләт номерлары салдырылган, бер предприятие җитәкчесенә күрсәтмә бирелгән, 5 тракторчы-машинист административ җаваплылыкка тартылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International