Әлмәттә яшьләр иҗаты фестивале үтәчәк

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы сәхнәсендә 20 июньдә җырчылар, биючеләр, оригиналь жанр артистлары чыгыш ясаячак. Шәһәрнең яшь талантлары “Әлмәт ТВ” телекомпаниясенең туган көне хөрмәтенә зур концерт куячак. Күңелле тамашаны “Татмедиа” ААҖнең филиалы “Әлмәт РТВ телерадикомпаниясе” КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы белән бергә оештыра.

- Бүген гаммави матбугат чараларының күбесе үзләренең укучылары һәм тамашачылары сафына яшьләрне дә тартырга тырышалар, - диде “Әлмәт РТВ телерадикомпаниясе” директоры Наилә Әл-Әйүби. – Безгә моны эшләү кыен түгел, чөнки яшьләр аудиториясе – безнең челтәрдәш партнерыбыз “Җомга” каналының иң турылыклы тарафдарлары. Ә алар актив, иҗади, прогрессив һәм бик талантлы кешеләр! Шуңа күрә дә без туган көнебезне алар белән бергәләп бәйрәм итәргә, аларга осталыкларын бөтен шәһәр күрсен өчен мөмкинлек тудырырга телибез.

Программа 18.30 сәгатьтә башлана, балалар өчен махсус уен-күңел ачу программасы оештырыла. Килегез, күңелле булачак!




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International