Әлмәттә медаль ияләре балы булды

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Әлмәттә матур традиция – гомуми белем мәктәпләрен медальгә тәмамлаучыларны хөрмәтләү яшәп килә. Бүген Яшьләр үзәгендә район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында унынчы тапкыр медальлеләр балы булды.

2014 елда Әлмәт районында урта мәктәпләрне 1118 укучы, шулардан 105е медальгә тәмамлады. Бу укучылар узган уку елында олимпиадаларда 45 призлы урын алдылар. БДИ тапшырганда 3 укучы рус теленнән, 1 укучы физикадан 100әр балл җыйды.

Мәҗит Салихов укучыларны ирешкән уңышлары белән тәбрикләде. Ул шулай ук укытучыларның титаник хезмәтенә югары бәя бирде, ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Мәктәп тәмамлаучылар, бу истәлекле көнне хәтердә сакласын дип, район башлыгына электроник фоторамка бүләк иттеләр.

Яхшыларның да яхшысы булган, олимпиадаларда берничә тапкыр җиңү яулаган укучыга – Түбән Мактамадагы 2нче мәктәпне тәмамлаган Дамир Исламовка тантаналарда даими катнашучы “Альком” фирмасы компьютер бүләк итте.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев зур тормышка аяк басучыларга хәерле юл теләде, профессиональ белем алганнан соң үз шәһәребезгә кайтырлар дигән өмет белдерде.

Ахырда медаль ияләре район башлыгы белән истәлеккә фотога төштеләр, ул “Алтын һәм көмеш сәхифәләр” китабын тулыландырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International