Росреестрның ТР буенча идарәсе вәкилләре Әлмәттә балалар йортында булдылар

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
16 июньдә чыгарыш кичәсе уңаеннан Росреестрның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Алмаз Миннекәев һәм ведомствоның Әлмәт бүлеге башлыгы Эльвира Әблиева Әлмәттә шефлыкка алган балалар йортын тәмамлап чыгучылар янында булдылар. Алмаз Габдуллаҗан улы балаларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, аларны олы тормышка аяк басулары белән тәбрикләде, мөстәкыйль тормышларында кирәк булырлык бүләкләр тапшырды.

Шунысын искәртик, бүләкләр идарә тарафыннан май аенда үткәрелгән хәйрия футбол матчында кергән акча исәбенә алынган.

Идарә Әлмәттәге ятим һәм караучысыз калган балалар мәктәп-интернатын 2010 елда шефлыкка алган иде. Инде менә 4 ел буена балаларга ярдәм күрсәтеп тора, мәктәпне тәмамлап чыгучыларга, аларның интернаттан соңгы тормышы өчен җаваплы затларга консультацияләр бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International