Көн тәртибендә - капремонт программасын тормышка ашыру

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында муниципаль оешмалар катнашында гражданнарның ГКУ ГИСУ счетларында тупланган акча средстволарын “ТР торак коммуналь фонды”на күчерү мәсьәләсе каралды. Киңәшмә министрның беренче урынбасары А.М.Фролов, эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы И.Н.Насыйров җитәкчелегендә үтте.

Киңәшмәдә шулай ук Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А.Крайнов чыгыш ясады. Ул күп квартирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү белән шөгыльләнүче подряд оешмаларында куркынычсызлык техникасын саклау һәм тиешле сыйфатка ирешү зарурлыгы турыда доклад белән чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International