Вакантлы урынга конкурс

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
ӘМР мәгариф идарәсе вакантлы урын – Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары урынын биләү өчен конкурс игълан итте.

Квалификацион таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары профессиональ белем, муниципаль хезмәттә өлкән яки кече вазифаларда кимендә бер ел эш стажы яки белгечлек буенча кимендә ике ел стаж.

Гаризалар һәм документлар 2014 елның 18 июненнән башлап бер ай дәвамында түбәндәге адреста кабул ителә:

Әлмәт шәһәре, Р.Фәхретдин урамы, 50, 304нче кабинет.

Белешмәләр өчен телефоннар: 45-14-44, 45-16-74

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International