“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн!. Мин Тихоновка авылында, Көньяк урамда яшим. 1нче сорау. Бездә бөтен якын-тирәгә фермадан сасы ис тарала. Ишек алдына бала белән чыгарлык та түгел. Чара күрсәгез иде. 2нче сорау. Безнең урамга кайчан асфальт җәелер икән?

Җавап: Фермадан начар ис таралу турында Түбән Мактама бистә башкарма комитеты шуны хәбәр итә. ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин исеменә “Ак канат” ҖЧҖгә карата чара күрүне сорап хат җибәрелгән. “Ак канат” фермасының санитария һәм экология нормаларын сакламавы турында ТР экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгына да берничә тапкыр хәбәр ителгән. Оешманың җитәкчеләре җавапка тартылган.

Көньяк урамны асфальтлау турында шуны хәбәр итәбез. Хәзерге вакытта индивидуаль торак төзелеше көчле булу сәбәпле әлеге урамда юлга асфальт җәю максатка ярашлы түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International