Карта ничек күрсәтә...

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖдә һәм аның сервис компанияләрендә ягулык карталарын кыңгыр эшкә җайлап ягулык урлаучыларга каршы күптән көрәш бара. Шулай да компания милкенә кул сузучылар очрап тора әле.

Май аенда “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең сакчылык-режим хезмәте хезмәткәрләре чираттагы “фокусчы”ны тоттылар. Актаныш районында урнашкан бер АЗСның видеокүзәтү материлларын караганда шундый факт ачыкланды. Карта “Татнефть-ТрансСервис” компаниясе машинасына беркетелгән, ә аның аша чит фура һәм “Хундай” автомобиле бакларын тутыра. Шул рәвешле 8 мең сумлыкка якын 250 литр дизель ягулыгы “читкә акан”. Ягулык картасы беркетелгән автофургонның шоферы эштән чыгарылды, урланган ягулык бәясе аның эш хакыннан тотып калынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International