“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Урсалы микрорайонында яшәүчеләр сезгә су килмәү уңаеннан мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. Степная урамында да шундый хәл. 27 майдан соң бераз нормага килгән иде, әмма 31 майдан соң тагын бетте, төнлә генә килә башлады. Бездән астарак урнашкан берничә урамда бакчаларына су сибүчеләр аркасында без сусыз интегәбез. Су счетчиклары куймаучыларга карата берәр төрле штрафлар системасы бардыр бит. Бу проблема инде еллар буена дәвам итә. Безнең микрорайонда балалы гаиләләр күп яши, ярдәм итсәгез иде.

Җавап: Су бирү челтәрендә басым җитәрлек булмау яки су килмәү табигать шартларына, аерым алганда кешеләрнең бакчаларына шлангтан су сиптерүенә бәйле. Үз чиратында “Әлмәт-Водоканал” ААҖ судан рациональ файдалануны тикшерү максатында хосусый секторда даими рейдлар үткәрә. Рейд вакытында исәпләү приборларын читләтеп су линиясенә ялгану фактлары байтак ачыла.

Урсалы микрорайонында яшәүчеләрне су белән тоткарсыз тәэмин итү максатында 2012 елда “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хисабына проект документлары эшләнгән иде. Проектта микрорайонга эчә торган суны Әлмәт шәһәренең үзәкләштерелгән системасыннан китерү күздә тотыла. Бу программа этаплап гамәлгә ашырыла башлады инде.

10 июньдә Урсалыда салкын су белән тәэмин итү системасында басым нормага китерелгән иде, Степная урамында су килмәүгә зарланучылар юк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International