Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Коломнаны яуладык, чиратта Мәскәү?
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Милләтләр театры оештырган Россия кече шәһәрләре театр фестиваленнән Әлмәт артистлары җиңү белән кайтты.
Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар, журналистлар белән очрашып, шатлыкларын, тәэсирләрен уртаклашты.
Фестиваль 31 майдан 6 июньгә кадәр Коломна шәһәрендә үтте. Анда Россиянең төрле өлкәләреннән 16 коллектив катнашкан. Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы быел анда өченче тапкыр көчен сынап карады. Безнең артистлар бу юлы Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектаклен тәкъдим иткән. Режиссеры – Искәндәр Сакаев. Фестивальдә шушы ук әсәр белән тагын Свердловск өлкәсенең Серов театры да катнашкан. Программада заманча драматургия һәм классиклардан Грибоедов, Гоголь, Горький, Булгаков, Шукшин әсәрләре дә тәкъдим ителгән.
- Быелгы фестиваль күңелле, программасының бай булуы, кызыклы очрашулары белән истә калды, - дип башлады чыгышын Фәридә Исмәгыйлева. – Фестивальдә катнашучыларга һөнәри белем бирү программасы да тәкъдим ителде. Артистлар сәхнә теле һәм пластика буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар, төрле танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты. Хәтта театр җитәкчеләре өчен дә мастер-класслар оештырылган иде.
Артистларның чыгышын Б. Щукин исемендәге театр институты ректоры, Россиянең халык артисты Евгений Князев җитәкчелегендәге танылган театр тәнкыйтьчеләреннән торган жюри бәяләде. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, шулай ук Россиянең халык артисты Евгений Миронов, театраль проектлар кураторы Елена Носованың булуы гына да әлеге чараның нинди зур масштабка ия булуын аңларга мөмкинлек бирә.
Кремльле, монастырьлары күп булган борынгы Коломна шәһәре әлмәтлеләрне колач җәеп каршы алган. Якташларыбызның спектаклен карарга хәтта Коломна татарлары да килгән.
– “Ромео һәм Джульетта” – искерми торган, актуаль, заманча әсәр. Аны яшьләр дә, шулай ук урта буын, өлкәннәр дә яратып, аңлап караганына биредә тагын бер тапкыр инандык без. Тамашачылар үзләре сизмәстән, ә алар аз түгел иде, сәхнәдә барган вакыйгалар эченә кереп киттеләр. Монда тамашачы белән сәхнә арасында чик булмау да зур роль уйнагандыр, – диде Әлмәт театры директоры. Мәгълүм булганча, спектакль барышында тамашачылар да артистлар белән бергә сәхнәдә.
Петербург режиссеры, Валерий Фокин укучысы Искәндәр Сакаев хезмәте һәм актерлар чыгышы да тамашачылар, мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Безнең театрның әлеге чараның иң зур бүләгенә – Гран-прига лаек булуы моны тагын бер кат раслый.
Театр артистларының кичереш-тәэсирләре бетмәс-төкәнмәс. Сөйләшү барышында шунысы да сизелде – алар киләчәктә фестивальнең нәкъ менә Әлмәттә узуын телиләр.
- Үз шәһәребез белән горурланабыз, күләмле зур чаралар оештырып, аны күрсәтерлек мөмкинлегебез дә бар. Әлмәт мәдәни башкала да булырга тиеш. Без үз теләгебезне Евгений Мироновка да җиткердек. Ул: “Әле Мәскәүне яулыйсыгыз бар”, диде, шаяртып, - Татарстанның халык артисты Рафикъ Таһировның сүзләре бу.
Яшь актер Динар Хөснетдинов та театрның киләчәге өчен борчыла.
- Халыкның театрга зал тутырып килүен телибез. Театр иң беренче чиратта аларга хезмәт итә. Кызганыч, безгә яшьләр сирәк йөри, чөнки вакытларын күпчелек Интернет, компьютер артында үткәрә. Безнең төп максатыбыз – аларны театрга тарту, - диде ул.
Әлмәт театры хәрәкәттә, соңгы елларда гына ул Санкт-Петербург, Казан, Саратов, Пермь, Улан-Удэ, Төркиядә узган 7 зур фестивальдә лауреат исемен яулады. 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт татар дәүләт драма театры Татарстанның иң яхшы мәдәният оешмасы булып танылды. Киләчәккә дә планнар зурдан. “Театраль җомга” проекты кысаларында шәһәр паркында төрле коллективлар үз спектакльләрен куячак. Анда Әлмәт театры да бик теләп катнашачак. Якташларыбыз милли театрларның “Алтан Сэргэ” халыкара фестиваленә дә барырга хыяллана. Ә менә театр Лермонтов юбилее хөрмәтенә Пензада үтәчәк “Маскерадъ” фестиваленә инде чакырулы.
Гомумән алганда, спектакльләр белән тамашачыны сөендерүдән тыш, артистларыбыз шәһәрдә һәм райондагы һәр чарада катнашырга вакыт таба. Рига Сабантуенда да безнең иҗат әһелләре үзләрен танытып кайтты. Хәзер театр яңа спектакльләр һәм быел узачак 70 еллык юбилеена әзерләнү белән мәшгуль.
Роза Сәхбетдинова
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз