Әлмәттә Хәтер айлыгы дәвам итә

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Әлмәт районында җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында 5 июньнән 5 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителгән иде. Бүген зиратларның җыештырылуы белән танышу өчен рейд оештырылды. Анда Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты вәкилләре белән журналистлар катнашты.

Иң элек Иске Әлмәттәге 2нче мөселман зиратында булдылар. Департамент җитәкчесе Рөстәм Кашафетдиновның әйтүенә караганда, бу зиратка беркетелгән предприятиеләрнең 70%ы инде үз участокларын җыештырган, бигрәк тә “Әлмәтнефть” идарәсе, УПТЖ ППД, АЗУЭС һәм “Әлмәт-Водоканал” коллективлары яхшы эшләгән. Нефтьчеләр ауган авыр агачларны җыештыру өчен зур көч куйганнар.

ДСРК артындагы 3нче православие зиратында “Шешмаойл” ҖЧҖ коллективы эшли иде. Компаниянең генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин инде ун көн дәвамында көн саен эшләүләрен, хәзер эшне тәмамлап килүләрен әйтте. Бу зиратта “Татспецтранспорт” ҖЧҖ, “Әлмәт җылылык челтәрләре” ҖЧҖ, “Надежда” һәм “ТНТ АлГИС” ҖЧҖ коллективлары үз өлешләрен эшләп бетергән.

5нче православие зираты иң төзек һәм чисталардан берсе. Монда “Ямашнефть” идарәсе, “Татинтек” ҖЧҖ, “ТН-АЗС Центр” ҖЧҖ һәм “Татнефтеснаб”ның Әлмәт базасы клоллективлары тырышкан.

Рейдка йомгак ясап, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директорының җитештерү буенча урынбасары Лилия Бикчәнтәева шәһәрдәге 9 зиратта җыештыру эшләре баруын, бүгенге көндә мәйданнарның 30-35%ы җыештырылган булуын әйтте. Быел бу саваплы эшкә 58 сәнәгать предприятиесе һәм уку йорты тартылган. Шуларның 13е эшләрен тәмамлаган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International