“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Безнең участок Түбән Макамада М-4 микрорайонында (күп балалы гаиләләр өчен җир кәбестә басуында). Бездә почта адресы белән урам исеме кайчан булыр икән? Безнең урам төп юлдан икенче. Беренче белән өченчесенә исем бирделәр, безнең урам исемсез. Быел юл салырга вәгъдә иткәннәр иде, ул кайчан эшләнер икән?

Җавап: Быел 22 апрельдә Әлмәт районының исемнәр бирү комиссиясе утырышы булды. Анда 2нче урамга Самат Гатауллин исеме бирү турында карар кабул ителде. Бу карар район һәм шәһәр советының чираттагы уртак сессиясендә каралачак.

Түбән Мактама бистәсендә күп балалы гаиләләр урамының бер өлешенә вакташ җәю 2014 ел сезонында эшләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International